Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң, таныклыкны тапшыру мәҗбүриме?

Сорауга район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев җавап бирә: - Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларның кайберләре машина йөртү таныклыгын ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. "Суд карары чыгып үз көченә кергәннән соң, машина йөртүче таныклыгын өч көн эчендә яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Машина йөртүне чикләү...

Сорауга район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев җавап бирә:

- Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларның кайберләре машина йөртү таныклыгын ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. "Суд карары чыгып үз көченә кергәннән соң, машина йөртүче таныклыгын өч көн эчендә яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Машина йөртүне чикләү вакыты таныклыкны тапшырган көннән алып кына исәпләнә башлый. Кабул ителгән яңа закон нигезендә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән вакытның яртысы узгач, имтихан тапшырып була. Вакытында таныклыкларын ЮХИДИ бүлекләренә тапшырмаганнарга бу мөмкинлек бирелми.

Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев