Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгын алмаштыру өчен интернеттан гариза язып чират алырга мөмкин

Машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм алу өчен интернет аша гариза язып та чиратка басып була дип ишеткән идем. Бездә дә мондый мөмкинчелек бармы икән? - Сорауга район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы Румбик Гәрәев җавап бирә: - Әйе, бик мөмкин. Татарстан Республикасының Дәүләт автоинспекциясе шуны белдерә, хәзер машина...


Машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм алу өчен интернет аша гариза язып та чиратка басып була дип ишеткән идем. Бездә дә мондый мөмкинчелек бармы икән?
- Сорауга район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы Румбик Гәрәев җавап бирә:
- Әйе, бик мөмкин. Татарстан Республикасының Дәүләт автоинспекциясе шуны белдерә, хәзер машина йөртү таныклыгын алмаштыру яки алу өчен ЮХИДИ бүлегенә чиратка язылу, шулай ук автомототранспортны теркәүгә кирәкле чараларны интернет аша гариза тапшырып та язылырга була. Дәүләт хезмәтләре порталына (gosuslugi.ru). электрон вариантта гариза тапшырасың. Әлеге портал ярдәмендә үзегезнең эш буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә гариза бланкасын тутыру һәм үзегезгә уңай вакытка кабул итүгә язылып, сез вакытыгызны күпкә янга калдыра аласыз.
Бердәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша (gosuslugi.ru) гариза бирү һәм дәүләт пошлинасы түләгәндә 30 процент ташлама да алырга мөмкин.
Юл кагыйдәсен бозган өчен түләнмәгән административ штраф турындагы мәгълүмат та бу порталда бар. Банк картасы ярдәмендә аны шул минутта ук түләп тә була.
Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев