Матурлык кемгә комачаулый?
Апасның Үзәк ял паркы күпләребез өчен ял итү урынына әверелде. Балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бирегә теләп килә.
(15 октябрь, “Апастово-информ“).
Тик, матурлыкны бәяли белмәүчеләр дә бар. Бу көннәрдә үзәк парктагы плафоннарны вату күренеше күзәтелде. Хәзерге вакытта хокук сакчылары тарафыннан тикшерү эшләре бара. Гаеплеләр үз җәзасын, һичшиксез, алачак.
Хөрмәтле райондашлар, булганны бәяләсәк, саклый белсәк иде. Матур, якты, төзек паркларга барасы, биредә ял итәсе үзебезгә дә күңелле бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев