Мәдәният хезмәткәрләре иҗат лабораториясендә катнашты
Буада “Театр коллективларында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре“ республика иҗат лабораториясе узды.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Биредә Буадан, Тәтештән, Кайбычтан, Кама Тамагыннан килгән мәдәният хезмәткәрләре белән беррәттән районыбызның мәдәният йорты җитәкчеләре дә катнашты. Биредә Татарстанның халык артисты Раил Садриев спектакльләрне дөрес сайлау, анализлау серләрен ачты. Бу хакта Иске Әнәле клубы мөдире Альмира Сәлахова хәбәр итте.
Мәдәният хезмәткәрләре режиссер Тимур Куловның сәхнәдә спектакль кую алымнарын да карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
“Мәдәни лаборатория барышында Раил Садриев Апас халык театрының яхшы эшчәнлек алып баруын билгеләп узды“, – диде Альмира Сәлахова.
Апас халык театры узган ел Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр“ спектаклен күрсәтте һәм республикада да югары бәя алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев