Миләүшә Алиуллина 40 ел гомерен мәдәният-сәнгать белән бәйләгән
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә апа Алиуллина 40 ел гомерен мәдәният-сәнгать белән бәйләгән. Сәхнә аны яшәткән дә, яшәрткән дә! Үзе әйткәнчә, шул еллар эчендә һәр сулышы яңа хыяллар, яңа максатлар белән ясалган, илһам рухы белән янып бер мизгелдәй көннәр узган. Озак еллар район мәдәният йортында режиссер булып эшли ул. Хәзер...
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә апа Алиуллина 40 ел гомерен мәдәният-сәнгать белән бәйләгән. Сәхнә аны яшәткән дә, яшәрткән дә! Үзе әйткәнчә, шул еллар эчендә һәр сулышы яңа хыяллар, яңа максатлар белән ясалган, илһам рухы белән янып бер мизгелдәй көннәр узган.
Озак еллар район мәдәният йортында режиссер булып эшли ул. Хәзер дә тормышын театрдан башка күз алдына китерә алмый. Яшьләргә киңәшче дә, ярдәмче дә. Районда узган һәр чарага Миләүшә апаның кулы тия, йөрәк җылысы салына. Ул язган сценарийларны, куйган спектакльләрне, алып барган кичәләрне санап та бетерә торган түгел. Шигъри җанлы, нечкә күңелле дә ул.
Тынгысыз, һәр эшен булсын дип башкаручы Миләүшә апа күп еллар элек районның халык театрын республикада иң беренчеләр рәтенә чыгара. Театр бүген дә шул сукмактан тайпылмый. Коллектив уңыш арты уңыш яулый һәм яшь көчләр белән тулылана бара.
Миләүшә апа режиссер гына түгел, ул мөгаллимә дә, тәрбияче дә. Тамашачылар күңелендә сәнгатькә, гүзәллеккә мәхәббәт уятса, матур сыйфатлар аша яшәешне яратырга өйрәтсә, яшь буынны төрле образлар аша тормышка әзерли. Ул инде 40 ел балалар арасында. Бүген дә "Сәләт" балалар иҗат үзәгендә "Мушкетерлар" театр түгәрәген җитәкли. Түгәрәккә йөргән балаларның чыгышлары шулай ук республика күләмендә билгеле.
Миләүшә апа улы һәм кызы, аларның гаиләләре өчен кайгыртучан әни, оныклары өчен сөекле дәү әни. Хезмәттәшләре өчен тәҗрибәле остаз, ә түгәрәккә йөрүче балалар өчен икенче әни була белә. Еллар буе нәтиҗәле эше белән туплаган хөрмәт һәм ихтирам да чиксез аңа. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев