Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин сезгә рәхмәтле” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

"Йолдыз" газетасы оештырган, www.apastovo.ru сайтында барган "Мин сезгә рәхмәтле" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгегә бик күп хатлар килде. Ак халатлы фәрештәләргә җылы сүзләр ирештерелде. Табиблар арасында иң күп тавыш җыеп (937 тавыш) Апас үзәк хастаханәсе табибәсе Венера Әнәс кызы Мухамедова җиңү яулады. Иң күп хатлар да Венера Әнәс кызына багышлап язылган...

"Йолдыз" газетасы оештырган, www.apastovo.ru сайтында барган "Мин сезгә рәхмәтле" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгегә бик күп хатлар килде. Ак халатлы фәрештәләргә җылы сүзләр ирештерелде. Табиблар арасында иң күп тавыш җыеп (937 тавыш) Апас үзәк хастаханәсе табибәсе Венера Әнәс кызы Мухамедова җиңү яулады. Иң күп хатлар да Венера Әнәс кызына багышлап язылган иде.
Шәфкать туташлары, фельдшерлар арасында Кызыл Таудан иң күп тавышны (215 тавыш) Рәмис Ринат улы Хәбибуллин җыйды.
Җиңүчеләрне "Йолдыз" газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева бүләкләде. Мактау грамоталары һәм чәчәкләр бүләк ителде.
Чәчәкләрнең иганәчесе Динар һәм Миләүшә Сәлаховлар. "Саф" кибетендә төрледән-төрле чәчәкләр, гөлләр сатыла һәм сез теләгәнчә, зәвык белән чәчәк бәйләмнәре ясала. Телефоннары: 89083318318.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев