Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Миңнеханов: Без коронавирусның икенче дулкынын булдырмабыз!

“Татарстанда Роспотребнадзор таләпләрен җитди үтиләр һәм үтиячәкләр”, - диде Президент.

(10 сентябрь, “Апастово-информ”).


Республикада Роспотребнадзор кушкан санитар таләпләр киләчәктә дә коронавирусның икенче дулкынын булдырмау өчен берсүзсез үтәләчәкләр. Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, пандемия башланган көннәрдә, аңа ничек каршы торырга кирәклеген беркем дә аңлап бетерми иде. Тиз арада, хастаханәләрне әлеге вирусны дәвалауга яраклаштырып, үзгәртергә туры килде. Бөтен медицина персоналына саклану чаралары булдырылды. Нәтиҗәле чикләүләр кертелде.
“Кече һәм урта бизнес бу вирустан аеруча зыян күрде. Зур бизнесны да вирусның тәэсире читләп үтмәде. Чөнки, чикләр ябылды, нефтькә бәя төште, көтелмәгән хәлләр күп чыкты”, - диде Татарстан Президенты.
Бу пандемия Татарстан җитәкчелегенең, Хөкүмәтнең, урыннардагы җитәкчелекнең эшчәнлек сәләтенә зур имтихан булды. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, республика бу сынауны уңышлы үтте.
“Икенче дулкын булырмы соң? Бүген инде без вируска каршы көрәшә беләбез. Битлекләр, перчаткалар һәм социаль ара турында без хәбәрдар. Роспотребнадзор тәкъдимнәрен төгәл үтәп, коронавирусның икенче дулкынын булдырмаячакбыз”, - дип төгәлләде фикерен Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев