Минем өчен иң зур бүләк - ул синең яратуың, ӘНИ!
Дөньяга килдем. Елыйм инде акырып. Әнием мине җылы куенына алып тынычландыра, самими күзләремә карап бәхетеннән елап җибәрә.
Тəүге тапкыр кулына алганнан бирле, аның йөрәге минем өчен тибә башлый. Гомернең беренче көненнән алып соңгы сулышка кадәр яратырлык күпме мәхәббәт хисе сыештыра үзендә бу изге кеше! Барлык өметләрне аклый торган бала үстерү теләге беренче көннән әниемнең бөтен уй-фикерләрен биләп тора, һәм аның йөрәге бары тик минем өчен яна.
Үстем. Балалар бакчасына йөри башладым. Мине иртә белән уяту өчен зур кыюлык кирәк! Ә әнием назлы, йомшак куллары белән минем битемны сыйпап уята. Бакчада мин иң кечкенәсе. Күрмәсләр, ишетмәсләр дип куркам. Кич җитә, әни килеп ала, һәм мин үземне дөньядагы иң кирәкле, иң яратылган кеше итеп хис итәм.
Беренче сыйныфка барам. Үзем каушыйм, үземә үтереп кызык. Кешеләр арасында югалам, качыр өчен "битлек" киям. Өйгә кайтам, анда әни. Аның белән бөтен битлекләр югала. Мин үземнең чагылышым белән бер үзем кебек. Миңа рәхәт, җылы.
Мәктәптә икенче катка мендем. "Дөнья матур, дөнья киң", дәү әни әйтмешли. Башымны югалтам, үсәм, алга таба атлыйм. Ә әнием калышмый! Минем белән атлый. Башымнан сыйпап минем иң яхшы бала икәнемне гел әйтеп тора.
Беренче мәхәббәт. Үзегез аңлыйсыз инде, күңел әллә ниләр майтара. Уйлар чуала, хискә бирелеп яшим. Күз яшьләрен түгәм, төннәрен йокламыйм, бала-чага инде. Ә әни һаман да янәшәмдә. Һәм чын хисләр барлыгына инанам. Әнием бит мине чынлап ярата!
Имтиханнар, тормыш сынаулары башка бәрә, аяктан ега. Куллар аска төшә, "Мин бу эшне булдыра алмыйм" дигән уйлар башта янәдән-янә әйләнеп йөри, эшкә теләк югала, моңаюдан башка бернинди хис юк. Ә дөнья алга чаба, синең халәтеңә игътибар итәргә беркемнең дә вакыты юк. Ә әни мине кайгырта, хәлемне һәрчак белеп торасы килә. Ул гел минем янымда булачак һәм бары тик аның мәхәббәте иң саф, сабыйларча.
Өйдән еракка киттем. Казанда яшим инде, янәсе. Мөстәкыйль тормыш алып барырга маташам имеш үзем. Вәт менә шунысы бар, көн дә әни белән телефоннан сөйләшкәндә акырыплар елыйсы, өйгә кайтасы, әнием куенына песи кебек кереп ятасым килә. Сагынам бит, нык сагынам. “Кызым, әтиең бүген үз рецепты буенча ит пешерде, кайтып киләсеңме әллә”, - диеп әйтә әни. Мин көлгәнди булып “хәзер, әни, юлда”, - дип шаяртам. Ә үземнең эчемдә сагыну сагышы.
Әнием, дөньядагы барлык ярату хисен җыеп сиңа бүләк итер идем, күктәге иң якты йолдызга синең исемеңне кушар идем, кояш гомере бүләк итер идем, ә минем өчен иң зур бүләк - ул синең яратуың.
Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев