Мини-ферма эшен башларга теләүчеләрне укырга чакыралар
-Үз эшен башларга теләүче фермерлар, гаилә мини-фермасы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кулланучылар кооперативлары төзергә теләүчеләр һәм бу юнәлештә эшләүчеләр 20 мартка кадәр район авыл хуҗалыгы идарәсе белән элемтәгә чыксыннар. Март ахырында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу өлкәдә эшләүчеләр һәм үз эшен башларга теләүчеләр өчен махус курсларда укулар оештыра. Анда...
-Үз эшен башларга теләүче фермерлар, гаилә мини-фермасы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кулланучылар кооперативлары төзергә теләүчеләр һәм бу юнәлештә эшләүчеләр 20 мартка кадәр район авыл хуҗалыгы идарәсе белән элемтәгә чыксыннар. Март ахырында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу өлкәдә эшләүчеләр һәм үз эшен башларга теләүчеләр өчен махус курсларда укулар оештыра. Анда бу категория татарстанлыларга дәүләт ярдәме, авыл хуҗалыгына кагылышлы төрле бизнес-проектлар төзү, конкурс-программаларда катнашу, Грантлар алуда быелгы җитди үзгәрешләр турында киң аңлату һәм өйрәтүләр үткәреләчәк. Кабатлыйбыз-гаризаларны 20 мартка кадәр генә кабул итәчәкләр. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Телефоннар: 21-3-54; 21-4-53; 21-5-53.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев