Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Мирас» клубы күңелле очрашуда

Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары тирән мәгънәгә ия. Алар кешегә төрле яклап тәрбияләнергә ярдәм итә.

(28 февраль, "Апастово-информ").


Каратун китапханәсе каршында эшләп килүче "Мирас" клубына йөрүче бер төркем хатын-кызлар һәрдаим төрле кул эшләре белән шөгыльләнә.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан дәү әниләрдән сакланып калган сөлге чигүне искә төшерделәр.

"Үрнәк өчен алып килгән сөлгеләрдә нинди генә чигү төрләре юк иде! Бер-беребезгә ярдәм итеп, бик теләп искә төшердек бу шөгыльне! Чиккән сөлгеләребез дә берсеннән-берсе матур килеп чыкты", - ди китапханәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев