Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәктәп директоры укучыны җәйге хезмәт практикасында катнашырга мәҗбүр итә аламы?

Сорауга прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә: - "Россия Федерациясендә белем алу турындагы" Федераль законның 34 маддәсе, дүртенче бүлеге буенча, укучылар төрле чараларда үз ирекләре буенча катнашырга хокуклы. Укучыларны үзләренең рөхсәтләреннән һәм бәлигъ булмаганнарны әти-әниләре рөхсәтеннән башка уку программасында каралмаган хезмәткә тарту тыела. Әлеге килешү аерым документ формасында рәсмиләштерелергә тиеш....

Сорауга прокурор урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә:

- "Россия Федерациясендә белем алу турындагы" Федераль законның 34 маддәсе, дүртенче бүлеге буенча, укучылар төрле чараларда үз ирекләре буенча катнашырга хокуклы. Укучыларны үзләренең рөхсәтләреннән һәм бәлигъ булмаганнарны әти-әниләре рөхсәтеннән башка уку программасында каралмаган хезмәткә тарту тыела. Әлеге килешү аерым документ формасында рәсмиләштерелергә тиеш. Яки бу турыда мәгариф учреждениесе һәм әти-әниләр арасында килешү булу шарт.

Әгәр баладан яки әти-әнисеннән рөхсәт алынмаган икән, ә бала хезмәткә тартылса - бу мәҗбүри хезмәткә тарту була. Бу турыда Россия Федерациясе Конституциясенең 37нче маддәсе һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 4нче маддәсендә әйтелгән.

Шулай итеп, әгәр бала һәм аның законлы вәкилләре баланы хезмәткә катнаштыру турында килешү бирмәгәннәр икән, аны хезмәткә тарту, шулай ук җәйге хезмәт практикасында эшләтү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: практика