Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәүлед аенда мәчетләрдә табыннар корыла

Апасның “Миргасыйм“ һәм Үзәк Җәмигъ мәчетләрендә Мәүлед ае башыннан-10 ноябрьдә мул сыйлы табыннар уздырылды.

Аларда авыл мәчетләре имам-хатыйблары, күрше Тәтеш районыннан чакырылган дин әһелләре дә катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Луиза Сафина район хакимияте исеменнән дин кардәшләргә, районның барлык мөселманнарына бу изге бәйрәм котлавын ирештерде.

Бәйрәм чарасына килүчеләр бердәм сафларда намазга басты, Корьән сүрәләре, догалар, мөнәҗәтләр укылды, салаватлар әйтелде.

-Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан мондый кирәкле, изге чаралар районның барлык авылларында да да үткәреләчәк,-диде үз чыгышында район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт.

13-14 ноябрьдә Мәүлед ае уңаеннан шундый ук очрашу табынннары Әнәле һәм Каратун мәхәлләләре мәчетләрендә дә үткәреләчәк дип килешенде.

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев