Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөмкинлекләре чикле апаслыларны эшкә урнаштыру күздә тотыла

Соңгы вакытларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру хакында күп сөйләнә. Эшкә урнаштыру мәсьәләсе хакында районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәк Дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Рамил Сәлаховка мөрәҗәгать иттек. Ул менә ниләр сөйләде: -Хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлеге чикле кеше җәмгыять өчен файдалы булырга һәм тулы тормыш алып бара алырга мөмкин....

Соңгы вакытларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру хакында күп сөйләнә. Эшкә урнаштыру мәсьәләсе хакында районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәк Дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Рамил Сәлаховка мөрәҗәгать иттек. Ул менә ниләр сөйләде:
-Хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлеге чикле кеше җәмгыять өчен файдалы булырга һәм тулы тормыш алып бара алырга мөмкин. Бу эш алар үзләрен җәмгыятьнең тулы бер әгъзасы итеп хис итсен өчен эшләнелә. Дәүләт тарафыннан 2020 елга Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яртысын эш белән тәэмин итү бурычы куелган. Хәзерге вакытта өчтән бер өлеш хезмәт куя. Сүз беренче, икенче, өченче төркем мөмкинлеге чикләнгән кешеләр турында бара. Районыбызда хезмәткә яраклы мөмкинлеге чикләнгән 712 кеше яши. Аларның 225е эш белән тәэмин ителгән. Ел азагына кадәр тагын 26 кешене эшкә урнаштыру бурычы тора. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең эшкә хокукларын тәэмин итү мәшгульлек үзәгенең төп бурычларының берсе. Программаны тормышка ашыру максатыннан, узган ел бер мөмкинлеге чикле райондашыбыз эшкә урнашып, аның эш урыны тулыландырылды. Тиздән тагын бер кеше эш белән тәэмин ителәчәк. Эш урыннарын җайлау өчен 72,69 мең акча бүлеп бирелә һәм ул мәктәпләргә видеоҗайланмалар урнаштыру максатын күздә тота. Без шулай ук һөнәри белем алу яки алган һөнәрне үзгәртү өчен райондагы һәм Казандагы уку үзәкләренә җибәрә алабыз. Барлык сораулар белән дә районның районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәк Дәүләт казна учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев