Мобиль җәмәгать кабул итүләре кабат Апаста
Татарстан Республикасының барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль җәмәгать кабул итүләре эшли. Бу проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында башкарыла. Активистлар махсус график нигезендә көн саен республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. 2 сентябрьдә мобиль җәмәгать кабул итүе безнең районда, Идрәз һәм Кече Болгаер авылларында эшләде. Моның мөһимлеге шунда -...
Татарстан Республикасының барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль җәмәгать кабул итүләре эшли. Бу проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында башкарыла. Активистлар махсус график нигезендә көн саен республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. 2 сентябрьдә мобиль җәмәгать кабул итүе безнең районда, Идрәз һәм Кече Болгаер авылларында эшләде.
Моның мөһимлеге шунда - Татарстанда яшәүче һәр кеше үзенең торак пунктында мобиль җәмәгать кабул итүләре вакытында борчыган сорауларны, үтенечен һәм тәкъдимнәрен җиткерә, Дәүләт Думасына депутатларга үзенең наказын җиткерә ала. "Бердәм Россия"дә әйтүләренчә, татарстанлыларның әлеге наказлары нигезендә, республикадан булачак депутатлар Дәүләт Думасында үзләренең башкарасы эшләрен төзиләр.
- Мобиль җәмәгать кабул итүләре 4 августта үз эшен башлап җибәргән иде. Ул 16 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә халыктан 2300 наказ алдык, - ди төркемнең белгече Алинә Галиева.
Идрәз авылындагы очрашуга Дүртиле авылының аксакалы Әсрар абый Һидиятов та килгән иде. Ул яшьләрнең киләчәге өчен кайгыртуын белдерде:
- Авылда калган яшьләр өчен республикада нинди программалар күздә тотыла икән? Яшьләр авылда калырга ашыкмый. Аларга дәүләт ярдәме булсын иде, - диде ул һәм районда башкарылган бик күп күркәм эшләр өчен рәхмәтен дә белдерде.
Рәхим абый Тимергалиев та авылларның киләчәге өчен борчылып, кечкенә авылларны саклап калу хакында наказ бирде. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә булган ташламалар белән дә кызыксынды.
Дүртиледән өч бала анасы Ләйсән Сәлимуллина торак өчен булган кредитлар, Идрәздән Фәнисә Кәримова һәм Халисә Шаһиева юл төзелешләре хакында наказларын язып калдырдылар.
Мобиль җәмәгать кабул итүләре төркеме автобусының чираттагы тукталышы Кече Болгаер авылында иде. Биредә өч кеше үтенеч һәм тәкъдимнәрен язды. Яшь укытучы Алсу Шәйхетдинова:
- Бүгенге көндә республикада авыл өчен бик күп социаль-икътисади программалар эшли. Киләчәктә авыл өчен мөһим булган нинди программалар күздә тотыла, - дип җәмәгать кабул итүләренә мөрәҗәгать итте.
Хәлимә Айнуллина мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шифаханәләргә ташламалы юлламалар хакында наказын язды.
Кече Болгаерда туып-үсеп, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Илдар абый Миңнебаев авылларның юкка чыгуы өчен борчылуы белән уртаклашты:
- Авылда яшьләр өчен эш юк. Авылны саклап калу өчен нинди программалар күздә тотыла, - дип язмача соравын бирде ул.
- Бүгенге ике очрашуда төрле темаларга 8 наказ алдык. Без барысын да игътибар белән тыңладык, сорауларын язып алдык һәм аларны депутатлыкка кандидатлар игътибарына җиткерәчәкбез, - диде Алинә Галиева.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев