Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Морзаларда китап укучы хатын-кызлар очрашты

.

Китапханәдә Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган "Гөлгә тиң гүзәллек" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә китапны, матур әдәбиятны үз иткән хатын-кызлар катнашты.

Алар өчен "Хатын-кыз - илаһи зат!" дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

" Ир-ат шагыйрьләребезнең хатын-кызларыбызга багышлап язган шигырьләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Китап сөюче кунакларыбыз әлеге шигырьләрне кычкырып укыдылар, җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чарасы төрле уеннар белән үрелеп чәй өстәле артында дәвам итте. Киләчәктә дә матур әдәбият сөючеләрне шундый кичәләрдә көтеп калабыз! Барлык хатын-кызларыбызны: әниләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне яз бәйрәме белән котлыйбыз. Сау - сәламәт булып, якыннарыгызның күңел җылысында, кадер-хөрмәттә, яшисе килеп яшәгез. Ил-көннәребез тыныч, күңелләребез матур, уйларыбыз изге булсын"- ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев