Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Муса Җәлил самолетта “кайтты”

Халкыбызның бөек шагыйре Муса Җәлил исемен йөрткән самолет Казанга беренче рейсын ясады.

(24 июнь, “Апастово-информ”).


Казан Халыкара аэропортында бүген “Аэрофлот”ның бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән Airbus А 320 самолетын тантаналы шартларда каршы алдылар.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Пассажирларның берсе - Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин иде. Шулай ук, бөек шагыйрьнең туганнары да бар иде.

“Муса Җәлил Татарстан Герое гына түгел, ул бөтен илебез Герое. Аның батырлыгы мәңгелек. Бүген 24нче июньдә 75 ел элеккеге кебек, без Җиңү Парады үткәрдек. Шундый тантаналы көнне әлеге самолет безгә килде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыгы Михаил Митрофанов-Җәлил һәм оныкчыгы Елизавета Малышева самолетның беренче пассажирлары иде. Пассажирларны Казан танк училищесы оркестры каршы алды. Ул Салих Сәйдәшев маршын башкарды. Самолетның һәр пассажирына Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре” дип аталган шигырьләр җыентыгын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев