Ни өчен кумкват файдалы?
432
0
Кумкватның өстенлекләре. Һичшиксез, бу җимеш ачык кызгылт сары кабыгы өчен генә түгел, ә бай матдәләр өчен дә алтын дип аталган. Кумкуат кальций, калий, фосфор, натрий, тимер һәм В, С, А витаминнарына бай.
Моннан тыш, аның бактерицид үзенчәлекләре бар, алар гөмбә инфекциясе һәм тамак авыруларынан дәвалану өчен элек-электән кулланылган. Бу цитрусның мөһим үзенчәлеге - ул нитратлар тупламый. Алар андагы кислоталар белән туры килми.
Кумватның файдасы түбәндәгечә:
- Иммунитетны ныгыта һәм инфекцияне бетерә;
- Нерв киеренкелеген төшерә, апатиядән һәм депрессиядән арындыра.
- Ашказаны җәрәхәте һәм гөмбәчек авыруларының бик яхшы профилактикасы булып тора.
- Агулану симптоматикасын җңеләйтә.
- Инсулин дәрәҗәсен торгыза һәм кандагы шикәр күрсәткечләрен киметә.
- Үт куыгы һәм бавырларны чистарта.
- Кеше организмын тонуска кертә.
- Ашказанының эшләү сәләтлелеген стабильләштерә.
- Тиренең төсен яхшырта.
Кумкватны ничек ашарга соң?
Башка цитрус җимешләреннән аермалы буларак, кумкватны тулысынча ашыйлар. Кабыгыннан чистартып тору кирәк түгел, чөнки бу җимешнең кабыгы нечкә һәм, башка цитруслыларга караганда, бик татлы. Ләкин кумкват ите төче һәм коры. Бу цитрус җимешен чи килеш кенә түгел, ә искиткеч варенье, конфетлы җимешләр, консервалар, сироплар һәм ликерлар ясау өчен кулланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев