Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нишләргә? Туу турындагы таныклыкта хата киткән

- Баламның туу турындагы таныклыгын алмаштыру өчен ЗАГС бүлегенә барган идем. Анда күрше районга барып алмаштырырга куштылар. Ни өчен үзебездә генә алмаштырып булмый. Алсу Гаҗиева. Сорауга район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина җавап бирә: - Баланың беренчел туу турындагы таныклыгын каян аласыз, акт язуы гомерлеккә шунда кала. Ул...

- Баламның туу турындагы таныклыгын алмаштыру өчен ЗАГС бүлегенә барган идем. Анда күрше районга барып алмаштырырга куштылар. Ни өчен үзебездә генә алмаштырып булмый.
Алсу Гаҗиева.
Сорауга район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина җавап бирә:
- Баланың беренчел туу турындагы таныклыгын каян аласыз, акт язуы гомерлеккә шунда кала. Ул биредә 100 ел саклана. Димәк, документ гомерлек шундагы базада кала. Әгәр инде алмаштырасы, ялгышлык белән киткән хаталарны төзәтәсе бар икән, сезгә шул ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Шуңа күрә дә, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, баланы кая гына тапсагыз да, үзебезнең җирлектә (прописка буенча) теркәргә киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев