Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Керфек үстергәндә яшь кызның күзләре пешкән

Новосибирск шәһәрендә 21 яшьлек Анастасия керфекләрен үстерергә барган. Процедура вакытында ул клейга пешкән. Бу юлы салоннан миңа үзләре шалтыраттылар, аларга барганым юк иде. Ташламалы бәядән керфек үстерү тәкъдим иттеләр. Нибары 1750 сумга. Мин килдем, бар да нормада иде. Акчаны да түләдем», – ди Анастасия.

Керфекләрен үстергән вакытта кыз бераз йокымсырап киткән, аннары күзләре кычыта, күз яшьләре колакларына керә башлагач уянган.

«Мастер миңа мамык диск бирде, күз яшьләрен сөртергә әйтте. Мин, дөресме икәнен белмим, кушканны эшләдем. Аннары, эш беткәч, ошыймы-юкмы икәнен дә аңламадым. Кыска булып тоелуын әйттем», – ди Анастасия.

Өч сәгать узгач, аның күзләре кыза башлый, кызарып чыга. Ул күз кабакларын күтәрә алмый. Аннары күз табибына бара. Табиб сүзләренчә, клей парлары эләгү аркасында, күзнең лайлалы тышчасы пешкән.

Салонда аңа керфекләрен төзәтергә тәкъдим итәләр. Кыз акчаны кайтаруны сорый, тик аны да тулысынча бирмиләр.

Хәзер Анастасия Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/kerfek-usterganda-yas-kyznyn-kuzlare-peskan-5854615

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев