Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Нур” көзге чәчүне иң беренче булып тәмамлады

"Нур" хуҗалыгы районда төп урак эшләрен иң беренче булып Республика көненә үк төгәлләде. Көзге чәчүдә дә аңа тиңнәр булмады. Уртача бер гектардан 37,5 центнер уңыш алып Тутай һәм Күкшемлеләр үзләрненең чираттагы рекордларын куйдылар. Гомуми җыем- -Мондый уңышны күптән күргән юк иде инде,-ди кырдан кайткан ашлыкны үлчәп, урнаштырып торучы Гөлҗиһан Гайнуллина....

"Нур" хуҗалыгы районда төп урак эшләрен иң беренче булып Республика көненә үк төгәлләде. Көзге чәчүдә дә аңа тиңнәр булмады. Уртача бер гектардан 37,5 центнер уңыш алып Тутай һәм Күкшемлеләр үзләрненең чираттагы рекордларын куйдылар. Гомуми җыем-

-Мондый уңышны күптән күргән юк иде инде,-ди кырдан кайткан ашлыкны үлчәп, урнаштырып торучы Гөлҗиһан Гайнуллина.

-Быелгы уракта читтән кеше ялламадык, дисәк тә була. Барысын да үз көчебез белән санаулы көннәрдә һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктык. Авылдашларымның олысына-кечесенә бик зур рәхмәт,-ди "Нур" җитәкчесе Ришат Зыятдинов.

Бүген Апас, Буа, Казан уку йортларында белем алуларын дәвам итүче авыл студентлары Айназ Биктаһиров, Риназ Бәдретдинов, Рәдиф Рәхмтуллин, бар эшкә дә кулы ятып торучы баш белгеч Марат Нургалиев хезмәттәшләре белән әзерләгән чәчүлек орлык инде ике атна элек үк җир куенына салынды.

Механизатор Вәкил Туктагулов, чәчүчеләр Илназ Бикмучев, Марат Бикчәнтәев, Фәнис Хәкимов ул җаваплы көннәрдә кырдан кайтып кермәде.

-Чәчүлек әзерләүче Фәһим Яруллин, кулдашлары Гүзәлия Зыятдинова, Расыйм Ибәтуллин һәм башкалар үз эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Уртак тырышлык белән чәчелгән 120 гектарлык көзге бодай басуында уҗым бик матур, тигез булып шытып килә инде. Киләсе елда да мул уңышлар алырга язсын,-ди хуҗалык җитәкчесе.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев