Нурзидә әби Рахманова: “Тормышта сабырлык та бик кирәк”
Кызыл Тау авылында яшәүче Нурзидә әби Рахманова 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.
(25 май, “Апастово-информ”).
Нурзидә әбине район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән Ринат Гыйльфанов тәбрикләде. Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев та изге теләкләрен җиткерде. Бүләк һәм чәчәк бәйләмен дә шатланып кабул итте акъәби.
Нурзидә әби озак еллар колхозда эшли. Фермада сыер сава, бозау, атлар карый. Гектар-гектар чөгендере дә эләгә.
“Ачлыкны йөрәгебез аша уздырдык. Нинди үлән бар, шуны ашадык. Шуңа да гомеребез озын булгандыр. Тормышта сабырлык та бик кирәк. Хәзер тормышыбыз бик мул. Андый тәмле ризыкларны безнең буын күрмәде, - ди ул.
Нурзидә әби улы һәм кызының игелеген күреп, килен хөрмәте тоеп, оныклар шатлыгыннан көч алып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев