Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Өч авылда спорт дуслык күпере салган

Морзалар авылы мәдәният йортында бильярд ярышлары узды.

(12 март, “Апастово-информ”).


Биредә Урта Балтай, Морзалар һәм Олы Бакырчы җирлегенең бильярд спортын сөючеләр катнашты.

Өч авылның бильярд сөючеләре сөйләшеп, шундый матур спорт бәйрәме уздырган. Алар үзләре үк иганәчелек ярдәме дә күрсәткән. Беренче урынны - Урта Балтай, икенче урынны – Морзалар, өченче урынны - Олы Бакырчы авылы командасы яулады.

Шәхси беренчелектә исә 1 урында – Бәхтияр Раимкулов (Урта Балтай), 2 урында – Илдар Халиков (Морзалар), 3 урында Фирдүс Мөхәммәтҗанов (Олы Бакырчы). Хатын-кызлар арасында Гөлнара Гәрәева җиңү яулады.

“Безне бильярд уенына Рифкать Латыйпов татты. Кызыклы һәм мавыктыргыч уен”, - диләр Морзалар уенчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев