Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очраштыра яшлек рухы, сагындыра яшь чаклар

Апас урта мәктәбен 45 ел элек тәмамлаучыларны барлап очраштырган Сания Суслинага 61 классташының язмышын ачыклауда элеккеге хезмәттәшләре дә бик теләп булышкан. -Очрашу көнен 10 июльгә билгеләдек. Апас рестораны каршында элеккеге классташыбыз, гармунчы Исмәгыйль Нигъмәтуллин җыр белән каршы алды. Татарстанның атказанган укытучысы дәрәҗәсен яулаган Хәмит Абделвәлиев, үзешчән шагыйрәбез Гөлсинә Сәлахова, Венера...

Апас урта мәктәбен 45 ел элек тәмамлаучыларны барлап очраштырган Сания Суслинага 61 классташының язмышын ачыклауда элеккеге хезмәттәшләре дә бик теләп булышкан.

-Очрашу көнен 10 июльгә билгеләдек. Апас рестораны каршында элеккеге классташыбыз, гармунчы Исмәгыйль Нигъмәтуллин җыр белән каршы алды. Татарстанның атказанган укытучысы дәрәҗәсен яулаган Хәмит Абделвәлиев, үзешчән шагыйрәбез Гөлсинә Сәлахова, Венера Вафина, Суфия Хәйретдинова, Арслановларның уңышларына бергәләп шатланыштык. Чиләбедән кадәр очрашуга кайткан классташыбыз Асия Әхмәтҗанова, Мәскәүдә яшәүче Гөлфия Мөбәрәкҗанова, Хәйрулла Шәйдуллин һәм башка бик күпләрнең чыгышларын тыңладык. Шул арада 13 классташыбыз мәңгелеккә бакыйлыкка күчкән, алар рухына дога кылдык, үткәннәребезне сагынып сөйләдек.

Тагын бераздан классташлар очрашуын Апасның хөрмәтле кешесе Рафаэль Насыйбуллин оештырырга вәгъдә бирде,-дигән Сания Суслина безгә юллаган хатында.-Чакырган җиргә кайтмый калмагыз, бер-беребезне югалтмыйк, классташлар!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев