Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Өлкән кешенең социаль портреты“ республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле

“Өлкән кешенең социаль портреты“ республика бәйгесенә йомгак ясалды.

(4 сентябрь, “Апастово-информ“).


Республиканың Пенсия фонды каршында оешкан Пенсионерлар Союзы игълан иткән әлеге бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Бәйгегә 28 муниципаль берәмлектән 80 эш килгән. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде.
Әлеге бәйгедә Апас урта мәктәбенең 7 класс укучысы Илүзә Шиһабиева «Сугыш һәм хезмәт өчен медальләрне бер металлдан коялар» номинациясендә 2 урынны яулады.

Хезмәттәшебез, “Йолдыз“ газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева әлеге номинациядә өченче урынны алды. Ул Казан шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында да катнашты.

Җиңүчеләргә, Диплом һәм бүләкләр бирелде. Шулай ук язмаларның геройлары – Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Хатыйповка, “Хезмәт даны“ орденының тулы кавалеры Василий Аверьяновка да бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев