Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Бакырчы “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” проектына кушылды

Проект кысаларында, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкәннәрне якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

( 22 апрель, “Апастово-информ”).


Олы Бакырчы авылында биш хатын-кыз - тыл хезмәтчәннәре яши. Фәүзия әби Билалова, Мәрьям әби Саматова, Нурҗиһан әби Моталлапова, Рәшидә әби Габделхакова, Мәсбия әби Шәфигуллина сугыш елларының ачысын-төчесен әле дә күз яшьләре белән искә алалар. Ачлык-ялангачлык та, өшү-туңулар да, авыр физик хезмәт тә читләп узмаган аларны. Проект кысаларында аларның һәммәсенә Татарстан Президентының Котлау открыткалары  һәм бүләкләр тапшырылды.
“Өлкәннәребез бик өлкән яшьтә булса да, барысы да үз акылында, һәрнәрсәне аңлап кабул итәләр. Рәхәтләнеп сөйләшеп, хәлләрен белешеп, аралашып утырдык. Бик күңелле булды очрашу”, - ди мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев