Олы Бакырчы авыл җирлеге Шәүкәт Галиевның 95 еллыгын билгеләп узарга җыена
Халык җыеннары Чирмешән һәм Олы Бакырчы авыл җирлекләрендә булып узды.
(19 нчы гыйнвар, “Апастово-информ”).
Авыл җирлеге башлыклары узган ел эшчәнлеккә йомгак ясап, агымдагы елга планнар белән уртаклаштылар.
Мәдәният йорты җитәкчеләре мәдәният өлкәсендә башкарган эшләре, уңашлары белән таныштырдылар.
Олы Бакырчы авыл җирлегендә яшәп, авыл хуҗалыгында эшләп чыккан хезмәт ветераннарына Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рузия Дәминова, Рушания Сәгъдиева, Гөлфия Зиннәтуллина, Мәдинә Зиннәтуллиналарга район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге Рәхмәт хатларын тапшырды, сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев