Олы Бакырчыда “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә узды
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мәдәният йортында батырларны искә алдылар.
(6 май, “Апастово-информ”).
Чарада район Советы Апараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, мәктәп директоры Румиль Гыйльманов бәйрәм белән котлап, чыгыш ясады. Авылыбызның имамы Шәүкәт хәзрәт яу кырында башын салган авылдашларыбыз рухына коръән укыды. Балалар исә үзләренең патриотик җырлары һәм шигъри юллары белән бәйрәм рухы өстәделәр. Соңыннан сугышта һәлак булган һәм кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз истәлегенә куелган мемориаль обелискка венок һәм чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев