Олы Бакырчыда якут һәм энҗе туйларын каршылаучы парлар хөрмәтләнде
Олы Бакырчы мәдәният йортында Гаилә елына багышланган “Төп нигездә парлы тормыш” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
(19 май, “Апастово-информ”).
Төп нигез утын сүндермичә, авылда гөрләтеп яшәп, якут туйларын билгеләп үтүче Илсур һәм Рәхидә Миңнуллиннар, энҗе туйларына җиткән Илһам һәм Илсеяр Җамалиевларның урыннары сәхнәнең түрендә булды. Гүзәл парлар танышкан, кавышкан, балалар үстергән чакларын искә алдылар, тормышта булган кызыклы мизгелләре белән хатирәләр уртаклаштылар. “Җырлар-биюләр белән үрелеп барган кичә бер сулышта узып китте. Кичәдә катнашкан, авылыбызның горурлыгы булган үрнәк парларга, зал тутырып килгән тамашачыма рәхмәтем һәм хөрмәтем зур”, - дип хәбәр итте кичә турында мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев