Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Болгаердан Байкиннар нигез җылысын саклап яшиләр

Әти-әни истәлеге, балачак төсе булган тарихи әйберләрне кадерләп саклау Олы Болгаерда яшәүче Байкиннарга да хас матур гадәт. Алар үткәннәргә булган хөрмәт хисләре аша киләчәкне төзиләр, бүгенге матур тормышларының кадерен белеп яшиләр.

(22 апрель, “Апастово-информ”).


Ленар һәм Гөлсем Байкиннарның капкаларын ачып керүгә матур чәчәкләр, тал чыбыгыннан үрелгән читән коймалар каршы ала.

-Шушы йортта туып-үстем. Нигезне буш итмәү – әнием Нурлыбанәт Вәлиеваның бик зур теләге. “Тәрәзәләремнән һаман да ут сирпелеп торсын”, - дия иде. Аның васыятен истә тотып, җәйләрен биредә яшибез, кышын һәр атна саен кайтып йөрибез, - ди Гөлсем апа.

Ишегалдында бик күп чәчәкләр арасында яраннар аерым урын алган. Алар тәрәз төбендә дә үсә. Яраннар Нурлыбанәт әбинең яраткан чәчәкләре һәм аның төсе булып тирә-якка нур сибәләр. Читәннәрне Гөлсем апа үз куллары белән үргән.

Элек кулланылышта булган көнкүреш җиһазларын туплау һәм аларның почмагын булдыру йорт хуҗасының яраткан эше. Чуен, самавыр, үлчәү, табагач, ухват, кисәү, килсап һәм тагын әллә ниләр үз төсен югалтмаган.

-Сарайны сүткәндә бик күп борынгы әйберләр чыкты. Берсен дә югалтмыйча җыеп куясы килде. Музей ясау күптәнге хыялы иде. Барысы да элек йортта төп ярдәмче, гел кул астында булган әйберләр. Самавыр чәйләрен хәзер дә яратып эчәбез. Чуенда аш пешерү дә акрынлап кире кайта кебек. Хәзер кеше элеккеге әйберләргә битараф түгел, - ди Гөлсем апа.

Авыл тормышын ярата алар. Балалары да теләп кайта. Яшел хәтфә чирәмдә оныклар чабыша. Тормышны сөеп, матурлыкны үз куллары белән булдырып яшиләр.

#яшәавылымминем #апастовоинформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев