Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Бакырчы балалары Дымбылат чишмәсе янында булды

Олы Бакырчыда урнашкан Шәүкәт Галиев музеенда, Экология елы уңаеннан, укучылар, балалар бакчасы нәниләре катнашында эчтәлекле чара узды. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә телгә алынган Дымбылат чишмәсе янында булып, аның тарихы, бүгенге хәле белән таныштылар, тәмле суыннан авыз иттеләр. Әлеге чишмәне Дымбылат дигән бабай ачкан һәм аның салкын суы кыйблага карап ага....

Олы Бакырчыда урнашкан Шәүкәт Галиев музеенда, Экология елы уңаеннан, укучылар, балалар бакчасы нәниләре катнашында эчтәлекле чара узды. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә телгә алынган Дымбылат чишмәсе янында булып, аның тарихы, бүгенге хәле белән таныштылар, тәмле суыннан авыз иттеләр. Әлеге чишмәне Дымбылат дигән бабай ачкан һәм аның салкын суы кыйблага карап ага. Шәүкәт аганың үскән йорты чишмәдән ерак түгел. Тылсымлы чишмә суы эчеп, биредәге матурлыкка сокланып үскән егет шуңа да шигырьләрендә әлеге саф сулы чыганакка еш мөрәҗәгать итә.


Укучылар күп кенә мәгълүмат алдылар. Шәүкәт Галиевнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Музей хезмәткәре Рәшит Гыйльметдинов якташ шагыйребезгә багышланган чараларның даими узуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев