Олы Болгаер авылында яшәүче Саимә әби Гыйниятуллина Ил башлыгының Котлау хатын алды
Олы Болгаерның акъәбисе Саимә әби Гыйниятуллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Күпне күргән, күпне кичергән, шулай да киң күңелле, сабыр йөрәкле булып кала белгән ул. Авылда Саимә әбине олысы-кечесе хөрмәт итә. Олы юбилее белән котларга да өй тутырып балалары, оныклары, күршеләре, туганнары җыелган иде. Саимә әбигә Ил башлыгының Котлау...
Олы Болгаерның акъәбисе Саимә әби Гыйниятуллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Күпне күргән, күпне кичергән, шулай да киң күңелле, сабыр йөрәкле булып кала белгән ул. Авылда Саимә әбине олысы-кечесе хөрмәт итә. Олы юбилее белән котларга да өй тутырып балалары, оныклары, күршеләре, туганнары җыелган иде. Саимә әбигә Ил башлыгының Котлау хаты да килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев район башлыгы исеменнән җылы котлауларын ирештереп, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина, бүлекчә идарәчесе Нияз Гайфуллин да Саимә әбигә хезмәте өчен рәхмәтләрен ирештереп бүләкләрен бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев