Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыласан олыны, олыларлар үзеңне...

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Апас муниципаль районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату...

Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Апас муниципаль районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Шул уңайдан Иске Йомралы урта мәктәбендә дә укытучыларыбыз һәм иганәче Мингазиев Рөстәм булышлыгы белән корбан ашы үткәрелде. Корбан ашына мәктәптә һәм балалар бакчасында эшләп чыккан ветераннарыбыз чакырылды. Ветераннарыбыз мул сыйлы табын артында Мифтахова Данирә апаның вәгазьләрен тыңлап, догалар кылып, ил-көннәребезгә тынычлык, мәктәбебезгә уңышлар теләп, оештыручыларга үзләренең рәхмэт хисләрен ирештерделәр. Дини чарада мәктәп директоры Гөлүсә Галләмиева ветераннарыбызга үзенең теләкләрен җиткерде. Шулай ук бәйрәмдә мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина да катнашты.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галимзянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев