Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оныт чират торуны

Район халкы, аеруча яшьләр Интернетны күптәннән үз итте, аның мөмкинлекләреннән рәхәтләнеп файдалана хәзер. Информатика укытучылары әзерләгән укучылар зона, Татарстан, Россия күләмендә төрле конкурсларда соңгы 5 елда, мәсәлән, 15 тапкыр призлы урыннар, Грантлар яулады. Олы яшьтәгеләр өчен махсус оештырылучы түләүсез уку дәресләрендә дә бик күпләр компютер серләренә төшенә. -"РФ, Татарстан Дәүләт...

Район халкы, аеруча яшьләр Интернетны күптәннән үз итте, аның мөмкинлекләреннән рәхәтләнеп файдалана хәзер. Информатика укытучылары әзерләгән укучылар зона, Татарстан, Россия күләмендә төрле конкурсларда соңгы 5 елда, мәсәлән, 15 тапкыр призлы урыннар, Грантлар яулады. Олы яшьтәгеләр өчен махсус оештырылучы түләүсез уку дәресләрендә дә бик күпләр компютер серләренә төшенә.

-"РФ, Татарстан Дәүләт хезмәтләре", "Шәхси кабинет" портал-сайтлары аша ел башыннан 265, күп функцияле Үзәк аша быел барлыгы 300 паспорт рәсмиләштерелде һәм бирелде. Интернет аша безгә мөрәҗәгать итүче 650 апаслы даими һәм вакытлы теркәлү-прописка үтте яки төште. 55 апаслы шушы электрон юл белән чит ил паспортлы булды,-ди район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин.

-Бу шактый вакытны алучы мәшәкәтле эшне ничек җиңеләйтеп була?

-Бернинди авырлыгы да юк аның. Өеңдәге компьютерда яки күп функцияле Үзәк аша үз "Шәхси кабинет" ыңны ачарга, теркәлеп раслану үтәргә кирәк. Шуннан соң безнең хезмәт исеменә паспорт алу яки алыштыру, вакытлы яки даими пропискага керү-төшү хакында электрон хат-гариза юллыйсың. Ул безнең электрон адреска килеп ирешкәч, Закон буенча Сезнең мөрәҗәгатегез 3 эш көнендә карала. Электрон гариза язучының Апаска безнең янга килеп йөрүе кирәкми. Барлык әзерлек, тикшерү эшләреннән соң без мөрәҗәгать итүченең "Шәхси кабинет" ындагы электрон адресына үзебез аны документын алу өчен чакырып хат юллыйбыз. Шулай итеп, вакытыгыз да, акчагыз да янга кала. Иң мөһиме-чират торасы юк. Барыгызны да менә шундый ике якка да отышлы хезмәттәшлеккә чакырам. Россиякүләм ЕСИА электрон документ әйләнеше бик тә аңлаешлы. Гадиләштереп әйтсәк, бу электрон Бердәм Идентификация һәм Аутотентификация Системасында теркәлү сезнең тормыш-көнкүрешегезне бик күпкә җиңеләйтә ул!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев