Өстәлләребездәге азык сыйфатын дәүләт күзәтү астына алды
-Илдә “Меркурий“ электрон ветеринария белешмәсе гамәлгә кертелгәч, кибет киштәләре, базар-ярминәләрдә сатылучы, ашханәләрдә кулланылучы барлык ит-сөт продуктларының кайда, ничек җитештерелүе, сыйфатын Интернет аша да җиңел тикшереп булачак, дип язган идегез.
Алкогольле эчемлекләр әйләнешен ЕГАИС электрон системасы аша дәүләт хәзер шулай катгый күзәтә. “Меркурий“ да камилләшә бара, бу юнәлештә яңалыклар юкмы?
Сорауга район ветеринария идарәсе мал табибы-эксперт Шәүкәт Гыйсмәтуллин җавап бирә:
-Мисал өчен, без элек читкә чыгарылучы яки безнең районга кайткан иткә анализ-экспертизаны ветеринария лабораториясендә үткәреп, аңа кләймә суга һәм озату документларын махсус бланкта язмача рәсмиләштереп бирдек. Бу түләүле шартларда эшләнде. Сөтне районнан читкә чыгарганда да без заводка язмача озату документлары гына бирә идек. Заводтан сатуга чыккан сөт продуктлары сыйфатына элек озату документлары бирелмәде һәм аның сыйфаты өчен җитештерүче дә җавап тотмады. Хәзер заводтан куллануга җибәрелүче сөткә, шулай ук барлык ит продуктларына, йомырка, бал, балык һәм тагын башка йөзләгән төр азык продуктлары сыйфаты мәгълүматлары “Меркурий“ программасына кертелә. Электрон базага шул мәгълүматлар кертелгәнче, барлык төр азык-төлек продуктларына үзәкләштерелгән тәртиптә махсус лабораторияләрдә экспертиза үткәрелә. Һәм бу процесс район буенча тулаем 1 июльгә эшли башлаячак. Ветеринария тармагында бу яңа нормативларны көйләү максатыннан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 ел, 18 декабрдә кабул ителгән 648 нче карарына узган елның 27 июлендә үзгәртмәләр кертелде һәм без үз эшебезне шуңа нигезләнеп башкарабыз.
-Шәхси шартларда әзерләнгән сөт продуктларын сатучылар өчен дә таләпләр үзгәрәме?
-Шәхси эшмәкәрләр, мини-цехларда әзерләнүче һәм ирекле сатуга чыгарылучы сөт продуктлары (каймак, эремчек, катык, корт, атланмай, сыр, һ.б.) сыйфаты мәгълүматлары шулай ук “Меркурий“ га кертелергә тиеш. Моның өчен бу сөт продуктлары Казанда махсус аккредитация үткән лабораториядә тикшерелә һәм район ветеринария идарәсе тарафыннан раслана. Бу таләпне үтәмәүче шәхси затларга, эшмәкәрләргә җитди административ җәза каралган.
Әзерләде-Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев