Отыш ияләре Дәүләкидә һәм Колчыкта яши
1155
0
Тавыкларны машинага төяп, әлеге авылларга юл алдык.
(17 ноябрь, “Апастово-информ“).
Бәхетле отыш санының икенчесе Дәүләкидә яшәүче Фиргать Шиһабетдиновка туры килде. Ә квитанцияләрне почта хезмәткәре Зөһрә Бикбова редакциягә юллаган. Инде менә бүләге дә озак көттермәде.
“Зөһрәнең кулы җиңел. Узган юлы Дәүләки авылында яшәүче Сарибә апа Тимербулатова үрдәк бәпкәләре откан иде“, – ди авыл халкы.
Кызганыч, бәхетле газета укучыбызның үзен очрата алмадык. Тавыкларны элемтә бүлеге мөдиренә тапшырып калдырдык.
Колчык авылында яшәүче Айрат абый Шаһиев шулай ук озак еллардан бирле “Йолдыз“ газетасына языла. Безне дә ул сөенеп каршы алды.
“Кешеләр белән аралашырга яратам. Почтальон килгәнен дә көтеп кенә торам. Энекәшем белән яшибез. Йорт тирәсендә кайнашып, өйдәге бөтен эшләрне дә үзебез башкарабыз“, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев