Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Паспорт та алдылар, мамонт, үләмәзаврны да күрделәр

Апас ЗАГС бинасының ике катлы ыспай бинасы кичә-20 декабрьдә 14 яше туган егет һәм кызлар тавышына күмелде.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин, район паспорт-виза хезмәте бүлеге хезмәткәре Рәзинә Шәрипова һәм район яшьләр эше, спорт комитеты баш белгече Ләйлә Сираҗиева аларга истәлекле шартларда тәүге паспортларын тапшырды. Апасның бер матурлык үрнәге булган бинаның тантаналар залында узган чарадан соң бу чарага чакырылган районның 16 яшүсмере соңыннан район үзәге белән танышты. Музейдагы яңа палентеология залындагы мамонт, 1930 елларда галим-археологлар Ишеево авылы тирәсендә тапкан үзебезнең үләмәзавр, башка динозаврлар янында күңелләре булганчы истәлеккә фотога төштеләр. Апастагы Яңа ел чыршылары да бик ошады аларга. Үзләрен шулай зурлап кунак иткән район ЗАГС коллективына рәхмәт әйтергә дә онытмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев