Һәр һәйкәлдә – безнең тарих
- Бу тантанага яңа, төзекләндерелгән үзәк мәйданга чакырылган бердәнбер Бөек Ватан сугыш ветераныбыз Хәйрулла абый Шәвәлиев район ветераннары делегациясе составында Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанда зур тантанада катнашты, - ди Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова. - Узган көздә төзелгән 3 фонтанны да быелгы Бөек Җиңү...
- Бу тантанага яңа, төзекләндерелгән үзәк мәйданга чакырылган бердәнбер Бөек Ватан сугыш ветераныбыз Хәйрулла абый Шәвәлиев район ветераннары делегациясе составында Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Президенты чакыруы буенча Казанда зур тантанада катнашты, - ди Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова. - Узган көздә төзелгән 3 фонтанны да быелгы Бөек Җиңү көннәрендә шулай ук тантаналы итеп ачарга ниятлибез. - Вокзал янәшәсендә 40 еллар элек салынган иске һәйкәлебезне дә онытмадык, аны төзекләндереп, чәчәкләр куйдык. Урам юлларын төзекләндерү, яктырту системасына реконструкция ясау буенча колачлы эш планнарыбыз бар.
Каратун мәдәният йорты каршындагы яңа батырлар обелискы янәшәсенә хәтер-хатирәләрне барлап, җиңүчеләрне искә алырга җыелган бар халыкка һәм кунакларга мәктәп, мәдәният йорты коллективлары әзерләгән тантаналы концерт күпләрнең күзләренә яшь пәрдәсе элде. Үзләре дә бәйрәмчә киенгән балалар сугыш ветераны Хәйрулла ага, беренче рәткә аның белән янәшәдә утырган тыл, хезмәт фронты ветераннарына бер кочак чәчәк тапшырды. "Үлемсез полк" акциясе, "Форпост", "Аҗаган", балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча мәктәп отрядлары Парады да гаҗәеп матур үтте.
Район хакимияте аппараты җитәкчесе Әлфәт Яльчибаев каратунлыларны Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән кайнар котлады.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев