Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендәге комиссия көзге чакырылышка тәкъдим ителгән егетләрне кабул итте
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендәге комиссия көзге чакырылышка тәкъдим ителгән егетләрне кабул итте.
(1 нче ноябрь, “Апастово-информ”).
Эш барышында булачак солдатларның теләкләре тыңланды. Егетләр солдат булырга әзер булуларын белдерделәр.
“Президент Указы нигезендә 1 нче ноябрьдә көзге чакырылыш кампаниясе башланып китте. Апас районыннан 22 егет хәрби хезмәткә чакырылачак. Булачак солдатлар илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәчәкләр. Көзге чакырылыш 10 нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, беренче “отправка” 9 нчы ноябрьгә планлаштырыла. Шулай ук булачак солдатларны һәм әти-әниләрне тынычланырга чакырам. Хәрби хезмәткә чакырылган егетләр махсус хәрби операцияләрдә катнашмаячак. Хезмәт вакыты узгач та туган йортларына кайтарылачак”, - диде хәрби комиссар Наил Җантемиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев