Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Айрат Җиһаншин мөмкинлеге чикле балага шөгыльләнер өчен спорт җайланмасы бүләк итте

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район башлыгы Табар Черкене авылында яшәүче Листратовлар гаиәсендә булды. Ул нәни Елисейга сәләмәтлеген ныгыту өчен кирәкле җайланма алып килде.

(15 декабрь, “Апастово-информ”). 
Петр һәм Наталья Листратовлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Олы уллары Тимофейга сигез яшь булса, нәни Есеньяга бары тик ике яшь кенә. Уртанчы уллары Елисей тумыштан сәламәт туса да, бүгенге көндә уң кулы начар хәрәкәтләнә. 
“Еш елавын, күзен уып утырганына игътибар иттек. Шул вакытта күзе еш ябыла кебек сиздек. Табиблар башына кан йөгергән диделәр. Башта аягына да баса алмады. Бик күп реабилитацияләр, шөгыльләнүләр нәтиҗәсендә хәзер күзе дә ачык, бер ярдәмсез әйбәт йөри дә. Тик кул көче генә нык түгел”,- ди Петр Листратов. 
Елисейга алты яшь. Ул шат күңеле, шук бала. Абыйсы белән дә бик дуслар алар. Бергәләп лото да уйныйлар, рәсем дә ясыйлар. Бүләкне дә сөенеп һәм кызыксынып кабул иттеләр. 
“Улыбызның велотренажеры да бар. Ул анда бик яратып шөгыльләнә. Инде менә кул көчен ныгытыр өчен җайланма да булды. Балабызны кайгыртканыгыз өчен бик зур рәхмәт”, - ди баланың әнисе Наталья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев