Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда 4 авыл җирлегендә өстәмә сайлаулар уза

Бердәм сайлау көнендә районда 4 сайлау участогы эшли.

(11 сентябрь, "Апастово-информ").


Бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш җирле депутатларын өстәмә  сайлаулар Шәһәр тибындагы Апас поселогында, Биеш, Югары Ындырчы, Болын-Балыкчы авыл җирлекләрендә уза.
Районда өстәмә сайлауларда барысы 470 сайлаучы катнашыр, дип көтелә. Бу хакта районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Җәләлетдинова хәбәр итте.
Сайлау участоклары иртәнге 7 сәгатьтән ачылды. Алар үз эшен кичке 8 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Сайлаучыларны һәр сайлау участогында җыр-моңнар белән каршы алалар, кайнар чәй һәм коймак белән сыйлап, бәйрәм кәефе өләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев