Районда иң яхшы авыл клубы мөдире билгеле булды
Мәдәният учаклары җитәкчеләре һөнәри осталыкта сыналды.
(1 март, “Апастово-информ”).
Узган 2022нче елда районда иң яхшы мәдәният йорты мөдирен ачыклаган булсалар, быел исә авыл клублары мөдирләре арасында иң яхшысын, иң остасын билгеләделәр.
Бәйге шартлары буенча авыл клубында хезмәт итүче хезмәткәрләр төрле яктан үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә тиеш булганнар.
“Бәйгедә мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлекләре белән таныштырып, визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, үз авылларында узачак чарага халыкны җәлеп итү осталыгын да күрсәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр”, - дип белдерде районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Иң уңышлы чыгышлар район мәдәният йортында узган Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ачуга багышланган бәйрәм чарасында күрсәтелде. Бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
“Иң яхшы клуб мөдире” булып Әҗем авылы клубы мөдире булып Гөлнар Сәгыйтдинова танылды. Кече Бакырчы авылы клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина, Багыш авылы клубы мөдире Сания Вафина махсус призга ия булдылар. Карабай авылы клубы Наилә Гиззатуллина, Шәмәк авылы клубы мөдире Алинә Вафина, Тәүгелде авылы клубы мөдире Йолдыз Сәгъдиев 3нче дәрәҗә Диплом белән, Югары Балтай авылы клубы мөдире Гөлия Мусина, Олы Болгаер авылы клубы мөдире Рания Вәлиева 2нче дәрәҗә Диплом, Азбаба авылы клубы мөдире Гөлназ Гайнуллина беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев