Районда республикакүләм “Балкыш” фестиваленең сайлап алу турлары башланды
“Балкыш” фестивале беренчеләрдән булып Идрәз авылы мәдәният йортында узды.
(1 февраль, “Апастово-информ”).
Биредә Иске Йомралы, Идрәз, Олы Болгаер, Зур Күккүз, Чүрибураш, Әлмәндәр җирлегенең сәнгать җанлы өлкәннәре катнашты.
Өлкәннәребез быел фестивальгә тагын да зур әзерлек белән килгәннәр. Бу үзешчәннәрнең костюмнарыннан, чыгышларыннан ачык чагылды. Җырга-моңга гашыйк апалар һәм абыйлар сәхнә түрендә күңел түреннән чыккан җырларын яңгыраттылар, шигырьләрен сөйләделәр, төрле уен коралларында уйнадылар.
“Быелгы фестиваль-бәйрәмебез тагын да үзенчәлеклерәк төс алды. Чөнки алдагы еллардан аермалы буларак, быел ул “Ветераннар - Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучылар” бәйгесен дә үз эченә алачак. Бу уңайдан фестивальгә җыр-моңга гашыйк булучылар белән бергә оста куллы райондашларыбызны да чакырдык. Аларның кул эшләреннән торган күргәзмәләр дә оештырылды", - дип хәбәр итте районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина. Ул шулай ук барлык мәдәният йорты мөдирләренә һәм район мәдәният бүлегенә олы рәхмәтләрен белдерде.
Барлык катнашучыларга район ветераннар Советының Мактау грамоталары тапшырылды.
“Балкыш” фестиваленең сайлап алу турлары барлыгы 4 зонада узачак. Чираттагысы - Урта Балтай җирлегендә көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев