Районда терлекчелек тармагы өлкәсендә хуҗалыкларда семинар-киңәшмәләр башланды
Сөйләшүләрнең иң беренчесе “Апас-мол” берләшмәсенең Иске Йомралы бүлекчәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә узды.
(13 октябрь, “Апастово-информ”).
Киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, “Апас-мол” берләшмәсенең җитәкче-белгечләре, районыбызның башка хуҗалык җитәкчеләре, ферма мөдирләре катнашты. Сөйләшүләр Иске Йомралы бүлекчәсенең ферма биналары һәм аларның эшчәнлекләре белән танышудан башланды. Зоотехник Айдар Сафиуллин җитәкче-белгечләргә хуҗалыктагы терлекчелек өлкәсендә булган эш барышы турында сөйләде. Шулай ук булган проблемаларга, җитешсезлекләргә дә тукталды.
Семинар - киңәшмә район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә терлекләрне кышлату, терлек азыгы, сөт җитештерүне арттыру, сыйфатлы продукциягә омтылу, авыруларны кисәтү кебек җитди мәсьәләләр хакында сүз алып барылды. Шулай ук “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы үрнәк итеп куелды. Хуҗалыкның уңай эшчәнлеген яктырткан фильм тәкъдим ителде.
“Эш тәҗрибәсен уртаклашу, уңай һәм җитешсез якларны күрсәтү, булган проблемаларны яшермичә бергәләп хәл итү максатыннан семинар-киңәшмәләрне дәвам итәчәкбез. Бары тик бергә киңәшләшеп, уртак фикергә килеп, ачыктан-ачык сөйләшүләр алып барганда гына уңай нәтиҗәгә өметләнеп була”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев