Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашыбыздан хәрбиләргә “УАЗ” машинасы

Районыбызда СВОның беренче көннәреннән үк гомуми эштән читтә калмыйча, хәрбиләребезгә актив ярдәм күрсәтүчеләр бихисап.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”).


Сәлахов Илфир Илсур улы - әнә шундый якташларыбызның берсе. Илфир Илсур улы - һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер кеше. Менә хәзер дә ул, вакыты һәм чаралары белән исәпләшмичә, СВО зонасында булган егетләргә тапшыру максатыннан, шәхси “УАЗ” машинасын идеаль итеп төзекләндерде. Бүгенге кәндә, Ватаныбыз сакчылары өчен бик кирәкле булган югары үтемле транспорт чарасы юлга чыгарга әзер.
"Безнең солдатлар һәм офицерлар СВОда батырлык, каһарманлык күрсәтәләр, тормышларын куркыныч астына куеп, безнең иминлегебезне тәэмин итәләр. Без алар өчен хәлдән килгәнне эшләргә тиеш», - ди Илфир Илсурович.
Илфир Илсур улына якташ хәрбиләребезгә матди ярдәм күрсәткәне өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез!
Апас районы һәрвакыт ярдәмчел һәм сизгер кешеләре белән бай булды. Читтә калмыйча, алга таба да үзебезне саклаучыларыбызга - СВО зонасындагы батыр һәм кыю егетләребезгә ярдәм итәргә чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев