Районның мәдәният хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады
Район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
(15 декабрь, “Апастово-информ”).
Биредә мәдәният йорты, клуб, китапханә һәм музей хезмәткәрләре катнашты.
Һәр бүлек үзенең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Киләсе елга булган бурчылар да билгеләнде.
Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру, грантларда катнашу, яшьләрне клубка тарту, алар өчен кызыклы чаралар оештыру, өлкән һәм урта буын да тартылырлык түгәрәкләр ачу максаты да куелды. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев белдерде. Соңыннан бер төркем мәдәният хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев