Районыбызның яшь каләмчеләре җиңү яуладылар
Казанда “Алиш эзләреннән” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
(23 февраль, “Апастово-информ”).
Фәнни-гамәли конференциядә каләм тибрәтүче, Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучы, эзләнүче, иң мөһиме - туган телебездә иҗат итүче балалар чыгыш ясады. Шулар арасында районыбызның иҗатка гашыйк яшь каләмчеләре дә бар иде. Каратун урта мәктәбеннән Алисә Хәсәнева (җитәкчесе Сәвия Тимершина) һәм Борнаш мәктәбеннән Алим Хәмидуллин (җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина) конференциядә катнашып, 3 урынга лаек булдылар. Бу хакта район мәгариф бүлегенең социаль челтәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев