Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамазан Гашыйгуллин: “Кайтыгыз, яшьләр, авылга!“

Рамазан Гашыйгуллин Иске Йомралы авылы бүлекчәсендә идарәче булып эшли.

(5 апрель, “Апастово-информ“).


Тумышы белән дә ул шушы авылдан. Казан Дәүләт аграр университетында югары белем алгач, хезмәт юлын туган авылында инженер булып башлый. Инде менә икенче ел идарәче вазифасында.
“Туган авылым фермасында балачактан ук вак-төяк эшләр башкара идем. Әрекмән, кычыткан чабу, корткычларны бетерү кебек төрле эшләр белән мәшгуль булдым. Аннан соң шоферлыкка укып чыгып, техникага утырдым. Туган авылымда эшлисе рәхәт миңа. Авылдашларымның барысын да диярлек беләм. Авыл хезмәте аеруча авыр саналса да, барысын да киңәшләшеп эшләсәң, нәтиҗәсе дә әйбәт. Яшьләр авылларга күбрәк тартылсыннар иде. Барлык өмет авыл хуҗалыгында, эшчән кулларда икәнлеген аңласыннар иде. Яшьләргә авылда эшләр өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр ачыла, федераль ярдәмнәр дә күрсәтелә. Ялкауланмаска гына кирәк“, - ди идарәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев