Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе төпчек улын армиягә озатты
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллинның төпчек улы Илназ әле кичә генә чордашларымнан калышмыйм дип, үзе теләп хәрби хезмәткә солдатка чакырылды. Казан авыл хуҗалыгы югары уку йортын тәмамлагач, Илназ 1 ел "Свияга" агрофирмасында гади икътисадчы булып эшләде. Район хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, Илназ Көньяк Осетия республикасында хезмәт итәргә теләк...
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллинның төпчек улы Илназ әле кичә генә чордашларымнан калышмыйм дип, үзе теләп хәрби хезмәткә солдатка чакырылды. Казан авыл хуҗалыгы югары уку йортын тәмамлагач, Илназ 1 ел "Свияга" агрофирмасында гади икътисадчы булып эшләде. Район хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, Илназ Көньяк Осетия республикасында хезмәт итәргә теләк белдергән. Әтисе Ильяс, абыйсы Алмаз, әнисе Илсөяр аның белән горурланалар һәм хәерле юл телиләр, тыныч-имин хезмәт итеп, тагын бер елдан туган якларына кайту көннәрен саный башладылар инде.
Илназ белән бергә хәрби хезмәткә чакырылган Шәмбалыкчы егете Ранис Фәхертдинов, Кайбычтан Владимир Иванов, Игор Маркеловның әти-әниләре, туганнары да шул ук теләктә бүген.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев