Район балалар бакчаларында коронавируска каршы көрәш дәвам итә
Район балалар бакчаларында коронавируска каршы кисәтү чаралары үткәрелә.
(17 июль,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында да чирне булдырмау өчен катгый чаралар күрелә.
“Бакчабызда авыруны булдырмау буенча бик җитди эшлибез. Тәрбия эшебезне шөгыльләребезне күбрәк чисталыкка, сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтергә тырышабыз. Әйтик, балалар белән дөрес итеп кул юарга, чисталык кагыйдәләренә өйрәнәбез”, - дип белдерде “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Динара Ибәтуллина.
Коронавируска каршы көрәш алып бару максатыннан балалар бакчасында да катгый таләпләр куелган. Көн саен бакчага йөрүче баланың, бакча хезмәткәренең тән температурасы үлчәнелә. Куллары даими рәвештә юылып, антисептик сыекчалар белән зарарсызландырыла. Әти-әниләр өчен дә җитди таләпләр билгеләнгән. Аларның балаларны китергәндә махсус битлектән һәм перчаткалардан булуы шарт. Балалар бакчасында төрле дезинфекция чаралары да үткәрелә. Бүлмәләр, коридорлар ике сәгать саен юешләп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев