Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Ләйсәнә Гатауллинага олы хөрмәт күрсәтелде
Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы Ләйсәнә Гатауллина исеменә чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә җылы сүзләр яңгырады.
(29 март, “Апастово-информ“).
Лаеклы ялга китү сәбәпле, Ләйсәнә Гатауллинага олы хөрмәт күрсәтелде. Ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатына, район башлыгының Рәхмәт хатына һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медаленә лаек булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Ләйсәнә апа хезмәт юлын “Свердлов” совхозында баш хисапчы урынбасары буларак башлап җибәргән. Аннан районның авыл хуҗалыгы берләшмәсендә икътисадчы булып хезмәт иткән. 1990 елда аны районның башкарма комитетына эшкә чакырганнар. 29 ел дәвамында ул биредә хезмәт итә һәм хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелә. Еллар узу белән бүлекнең исемнәре үзгәрә, замана яңача таләпләр куя, җитәкчеләр алмаша, ләкин Ләйсәнә апа төгәл, тапкыр, эшенә җаваплы караучы хезмәткәр булып кала белә. Һәрчак сабыр, сүзен үлчәп кенә әйтүче, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкаручы ханымны җитәкчелек тә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Ул районның социаль-икътисади мәсьәләләрен тормышка ашыруда лаеклы өлешен кертә. Җитештерү күрсәткечләре мәгълүматларын анализлый.
“Һәр юлның башы булган кебек, хезмәт юлының да ахыры була. Матур һәм нәтиҗәле эшләдек, зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек-саулык һәм зур уңышлар телим“, – диде Ләйсәнә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев